Эльмира Кәлимуллина
Эльмира Кәлимуллина | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Эльмира Рәмил кызы Кәлимуллина |
Туу көне |
25 гыйнвар 1988 (36 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2012 ― х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Бүләкләр | |
Эльмира Кәлимуллина рәсми сәхифәсе |
Эльмира Рәмил кызы Кәлимуллина (Elmira Rämil qızı Kälimullina; 1988 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама) — татар җырчысы, Беренче каналда «Голос» («Тавыш») тапшыруында икенче урын иясе. Татарстан Республикасының атказанган (2012) һәм халык (2024) артисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1988 елның 25 гыйнварында Түбән Камада туган. Академик вокал классы буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2012) һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.
«Голос» тапшыруында Эльмира Пелагея төркемендә катнашты. Эльмира Кәлимуллина үзенең чыгышында Беренче каналында татар телендә «Каз канаты» һәм «Син сазыңны уйнадың» җырларын башкарды. Финалга ике татар кызы — Эльмира Кәлимуллина һәм Динә Гарипова чыктылар. Бөтен Россия буенча тавыш бирүдә Динә Гарипованы 927282 кеше яклады (54,1%), Эльмира Кәлимуллинага 463697 (27,1%) тавыш бирде, бөтен җибәргән СМС-бәясе җыелган акчалар (50 млн. сум артык) авыру балаларга тапшырылган.
Эльмира Кәлимуллина — Җәйге Казан Универсиаданың-2013 илчесе булып тора. Хәзер Казанда яши.
Эльмира Кәлимуллина татар Рок-операсында «Алтын Казан» катнашты («Алтын Казан» рок-операсы), рок төркеме Alqanat белән җырлады ("Бушлык патшалары"), «Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруында катнашты, татарча, урысча, инглизча («Тавыш» финалында португальча да) җырлый.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2012 ― Татарстан Республикасының Атказанган артисты ― Татарстан Җөмһүрияте президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, «Голос» тапшыруында җиңгәннән соң[1]
- 2024 ― Татарстан Республикасының Халык артисты[2]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кияүдә. Ире Евгений Ксенофонтов, биюче, шоу-балет төркеме җитәкчесе. Уллары Мурад[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Дина Гарипова и Эльмира Калимуллина стали заслуженными артистками Татарстана (рус.)
- ↑ Эльмира Калимуллина стала народной артисткой РТ: «Разговоры были давно, все никак не доходили руки». Бизнес-Онлайн, 13.04.2024
- ↑ Фирүзә Гыйниятова. Эльмира Кәлимуллина: «Миңа калса, тамашачыга төрлелек җитми...» Интертат, 29.11.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Эльмира Кәлимуллина ТВ-рәсми сәхифәсе
- Эльмира Кәлимуллина рәсми сәхифәсе 2012 елның 31 декабрь көнендә архивланган.