Эчтәлеккә күчү

Фәһим Фәсхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәһим Фәсхетдинов latin yazuında])
Фәһим Фәсхетдинов
Туган телдә исем Фәһим Нуретдин улы Фәсхетдинов
Туган 25 гыйнвар 1944(1944-01-25)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Аюкөйдергән
Үлгән 2015(2015)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре сынчы-рәссам
Балалар Луиза, рәссам
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996)

Фәһим Фәсхетдинов, Фәһим Нуретдин улы Фәсхетдинов (Фагим Нурутдинович Фасхутдинов; 1944 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Аюкөйдергән2015 ел [1], РФ, ТР, Казан) ― сынчы, график, бизәүче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Татарстан һәм Россия (1992) Рәссамнар берлекләре әгъзасы.

1944 елның 25 гыйнварында Татарстан АССР Кайбыч (1944 елның 19 февраленнән Подберезье, 1964 елның 4 мартыннан Апас) районы Чирмешән авыл советына караучы Аюкөйдергән авылында туган[2]. Хәзерге Апас районы Чирмешән авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган авылында клуб мөдире, комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән. Армия хезмәтен ГДРда узган, анда беренче тапкыр рәсем сәнгатенә һәвәслеген күрсәткән. 1968 елда Алабугада урнашкан Республика мәдәни-агарту училищесын (2013 елдан көллият) тәмамлаган[3]. 1968―1971 елларда район мәдәният бүлегендә рәссам-бизәүче булып эшләгән, 1971―1973 елларда районның күп кенә торак пунктларында оригиналь һәйкәлләр һәм обелисклар төзү һәм бизәү буенча заказлар үтәгән. Переславль-Залесскийда (Ярославль өлкәсе) танылган скульпторларда стажировка үткән. Республика Сәнгать фондында эшли башлаган, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы булган.

Тышкы рәсемнәр
«Хатын-кызга ― анага һәйкәл». Апас штб.

Скульптор буларак, Ф. Фәсхетдинов татар сәнгатенең һәм әдәбиятының күренекле вәкилләре бюстларының тулы бер галереясын тудырган: Кол Гали (гипс, 32x14x18), Дәрдмәнд (шамот[d]), Габдулла Тукай (керамика[d], 29x28x22, 1986)[4], Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт, һади Такташ, Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Мирхәйдәр Фәйзи һ. б.)[5].

Апас шәһәр тибындагы бистәсендә «Хатын-кызга-анага һәйкәл«» авторы (2000 ел)[6]. Монумент 2000 елда скульптор Ф. Фәсхетдинов проекты буенча куелган. 2007 елда һәйкәл янында Апас районының атаклы хатын-кызларының исемнәре мәңгеләштерелгән дивар торгызылган[6].

Рәссам-плакатчы буларак, Ф. Фәсхетдинов ― көнүзәк, истә калырлык плакатлар сериясе булдырган. «Онытма» триптихы (1994) авторы[6].

Иҗади эшләре ТР Милли китапханәсендә («Татар мәдәниятенең бөек эшлеклеләре» скульптура портретлары галереясендә), ТР Милли музеенда саклана, Г. Камал исемендәге театр, Татар дәүләт филармониясе, «Казан» ММҮ диварларын бизи. Сибгат Хәким музеенда аның шагыйрьгә бүләк ителгән эшләре — Һади Такташ бюстлары саклана[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Луиза (1968), рәссам-этнодизайнер, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.