Томиока Тэссай
Томиока Тэссай (япон телендә: 富岡 鉄斎), шулай ук Томиока Юсукэ, 1836-нчы елның 25 январендә Киотода туган; шунда ук 1924 елның 31 декабрендә үлгән — япон рәссамы һәм хаттаты. Япониядә эшләрен нихонга стилендә ясаучы беренче живописецларның берсе.
Тормышы һәм иҗады
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Томиока изге киемнәр сатучы сәүдәгәр Томиока Корэнобу гаиләсендә икенче угыл булган. Әти-әнисе кушканча яшүсмер башта Киотода, Идзумода һәм Яматада синтоист гыйбадәтханә эшләре белән эш итүче чиновник була. Шулай ук фәлсәфә өйрәнгән, беренче чиратта Конфуций һәм Буддачылык монахинясы Отагаки Ренгецу эшләрен өйрәнгән. Япониядә императорның чикләнмәгән вәкаләтләре өчен сәяси көрәштә катнашкан, шуның нәтиҗәсендә 1859 елда Нагасакига качарга мәҗбур булган. Монда Томиока күпмедер вакыт синтоист монах буларак Отори һәм Цоноками монастырьларында тора. 1881 елда ул сыену урыныннан тәмам китә һәм шуннан бирле бары тик живопись белән шөгыльләнә. Киләсе елга рәссам Киотога килә һәм шәһәр сәнгать мәктәбенә остаз буларак керә, 1904 елга кадәр укыта. Балачагында ук Томиока милли сәнгать һәм әдәбият, япон һәм кытай живописе традицияләрендә тәрбияләнгән булган. Ул рәсем сабакларын беркайчан да алмаган һәм үзеннән өйрәнгән булган. Шул ук вакытта аның эшләрендә япон һәм кытай живописенең борынгы әсәрләренең ачык күренә торган йогынты эзләре бар. Бундзинга мәктәбе стилендә рәсем ясарга башлаган. Мэйдзи чоры Европа йогынтысы астына эләкмәгән аз күренекле япон рәссамнарының берсе булып тора. Хаттатлык сәнгате остасы булып, Томиока пумала белән язуның үзенең үзенчәлекле стилен үстергән. Томиока Тэссайның казанышлары югары бәяләнгән булган: 1917 елда аңа сарай яны рәссамы дәрәҗәсе бирелә, ә 1919 елда ул япон художестволар Академиясе әгъзасы була.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Гидзацу (1924)
-
Абэ-но Накамаруның (1918) поэмаларының берсенә иллюстрация
-
Пэнлай Тавы (Үзгәрмәүчәнлек тавы) (1924)
-
Җирдәге оҗмах һәм изгеләштерелгән таулар
-
Ике биюче рух (1924)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Briessen, Fritz van. The Way of the Brush: Painting Techniques of China and Japan. Tuttle (1999). ISBN 0-8048-3194-7
- Conant, Ellen P., Rimer, J. Thomas, Owyoung, Stephen. Nihonga: Transcending the Past: Japanese-Style Painting, 1868-1968. Weatherhill (1996). ISBN 0-8348-0363-1
- Odakane, Taro. Tessai, master of the literati style. Kodansha International (1965). ASIN: B0007IT90M
Өстәмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Томиока Тессайның мемориаль музее 2007 елның 14 апрель көнендә архивланган. (япон телендә)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ Japan Search — 2020.
- ↑ Bell A. Encyclopædia Britannica — Encyclopædia Britannica, Inc., 1768.
- ↑ 4,0 4,1 The Fine Art Archive
- ↑ 5,0 5,1 Boek